Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Фән серләрне ача»

  

        2024 ел Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. 29 майда Айбаш авыл китапханәсе әлеге вакыйга уңаеннан «Фән серләрне ача» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә фән, фәнни казанышлар, галимнәр, фән эшлеклеләре турында китаплар тәкъдим ителде. Һәрбер күп белергә теләүче ул әле белмәгәнне күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан таба алды.