Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Балачакның матур мизгелләре»

  Татар авылларында җәй күңелле Сабантуйлардан башлана. 28 май көнне Айбаш авыл китапханәсендә «Балачакның матур мизгелләре» исеме астында балалар Сабантуе уздырылды. Сабантуй вакытында бәйрәм кәефе тудыручы музыка яңгырап торды һәм кызыклы уен программасы әзерләнде. Төрле халык уеннары буенча ярышлар уздырылды: таяк тартышу, күзләр бәйләнгән килеш әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөгерү. Балалар Сабантуе күңелле һәм эчтәлекле үтте. Бер бала да бүләксез калмады. Иң мөһиме, балалар милли гореф-гадәтләр һәм йолалар белән таныштылар.