Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Китапханә кичә, бүген, иртәгә»

  

27 майда Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан  Айбаш авыл китапханәсендә  «Китапханә кичә, бүген, иртәгә» дип исемләнгән тематик чара уздырылды. Чарада китапханәнең яшь укучылары катнаштылар. Китапханәче белән бергә балалар китапханәнең серле һәм кабатланмас дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар,  ул балалар китаплары турында күп кенә кызыклы  мәглүмат сөйләде, балаларны  газеталар  һәм журналлар  белән таныштырды. Шулай ук балалар китаплар белән эш итү, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр. Ахырда  укучылар яңа   балалар китапларыннан төзелгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.