Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Журнал битләре буйлап»

  

20 майда Айбаш авыл китапханәсендә  «Журнал битләре буйлап» исеме астында балалар өчен вакытлы матбугат көне уздырылды.  Вакытлы матбугатка  күзәтү вакытында китапханәче балаларга китапханәгә килгән  балалар журналлары турында сөйләде, журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясады. Иң кызыклы журналларны балалар үзләре белән алып, гаиләләре белән укып чыга алдылар. Чөнки журналлар балаларның күзаллауларын киңәйтергә һәм мәктәп программасын үзләштерергә ярдәм итә.