Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Серләр дәръясында бер мизгел»

  

Шагыйрь, прозаик Фаил Шәфигуллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан Айбаш авыл китапханәсендә аның тормышы һәм иҗаты белән таныштыручы «Серләр дәръясында бер мизгел» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде. Фаил Шәфигуллинның иҗаты күпкырлы. Ул шагыйрь, прозаик, юморист, публицист һәм журналист. Күргәзмәдә язучының китаплары, төрле жанрдагы әсәрләре, китапханә фондында булган тормыш һәм аның иҗаты турында мәгълүматлар тәкъдим ителде. Татар язучысы Фаил Шәфигуллинның иҗаты киң жанр диапазонын тәшкил итә: юмор һәм сатира, шигърият, лирик проза, балалар әсәрләре, публицистика.