Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Барысы да гаиләдән башлана»

  

15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә - һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме. Гаиләне әхлакый һәм рухи яктан тәрбияләү процессында һәм аның ныгуында китаплар һәм китапханә зур роль уйный.

Халыкара гаилә көне кысаларында Айбаш авыл китапханәсендә «Барысы да гаиләдән башлана» дип исемләнгән   ял сәгате уздырылды. Чара китап күргәзмәсе белән таныштырудан башланды. Китапханәче бәйрәм тарихы турында сөйләде, мәкальләр һәм гаилә турындагы әйтемнәрне белүгә блиц-сораштыру уздырды, викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Чара   чәй эчү белән тәмамланды.