Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Мәңгелек дан"

  

9 май - Җиңү көне еллар дәвамында Рәсәйдә күңел түрендәге иң  данлы бәйрәм булып кала. 8 май көнне Айбаш авылында һәйкәл янында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Авыр заманнарда Ватаныбызны саклаган һәлак булган авылдашларны искә алырга, һәйкәлгә чәчәкләр салырга җитәкчеләр, тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары, авыл халкы, кунаклар, укучылар килделәр.   Айбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе  укучылары мәдәният, китапханә хезмәткәрләре   катнашында бәйрәм концерты  узды. Чара Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алып  тәмамланды.