Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Татар халкы тарихы орнамент мотивларында»

  

«Пушкин картасы»  проекты кысаларында Айбаш авыл китапханәсе яшьләр өчен  «Татар халкы тарихы орнамент мотивларында» дигән фольклор сәгате үткәрде. Чара башында китапханәче укучыларны татар халкы сәнгате, татар милли орнаменты белән таныштырды. Китапханәче сөйләме  «Татар орнаменты» презентациясе белән үрелеп барды. Чара ахырында һәркем татар халык үрнәген кулланып,  үз куллары белән матур брошка ясый алды.