Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Борынгы һөнәрләр дөньясы»

  

17 майда Айбаш авыл китапханәсендә «Пушкин картасы»  программасы  кысаларында «Борынгы һөнәрләр дөньясы» танып белү сәгате узды. Китапханәче балаларны традицион хатын – кыз халык һөнәрләре – йонны кулдан эрләү белән таныштырды, эрләү тарихы, традицияләр, гореф-гадәтләр, эрләү өчен йонның ничек әзерләнүе, эш кораллары - каба, орчык турында сөйләде, җепнең ничек барлыкка килүен күрсәтте. Чарада катнашучылар эрләүнең хатын-кыз җилкәсенә төшкән барлык эшләрнең иң мәшәкатьлесе, әмма иң мавыктыргыч кул эше булуын белделәр. Балалар игътибарына «Халык һөнәрләре» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Теләге булган һәркем җеп эрләү һәм бәйләү процессында катнаша алды.