Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Конституция – дәүләтнең төп законы»

  

7 ноябрьдә Айбаш авыл китапханәсендә балалар өчен «Конституция – дәүләтнең төп законы» дигән мәгълүмати сәхифә узды. Китапханәче укучыларны бәйрәмнең оешу тарихы, аның структурасы белән таныштырды, шулай ук балалар ТР гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары турында белделәр. Шулай ук китапханә хезмәткәрләре законнарның әһәмияте һәм Конституцияне үтәүнең мөһимлеге турында сөйләде. Чара ахырында викторина сорауларына җавап бирделәр. Чарага китап күргәзмәсе оештырылды.