Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Әни тәүге сүзебез»

  

29 нчы ноябрь көнне Айбаш авылы мәдәният йортында «Әни тәүге сүзебез» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды.Бәйрәмебезнең төп кунаклары бүгенге көндә Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең  әниләре, тормыш иптәшләре булды.

Әниләребез игътибарына Айбаш төп гомуми белем мәктәбе укучылары, мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр катнашында әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Кичәбездә күрше Мәмдәл, Юртыш авыл клуб  мөдирләре чыгышлары ямь өстенә ямь булды.