Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Китап аша тынычлык һәм татулыкка»

  

Халыкара толерантлык көне ел саен 16 ноябрьдә билгеләп үтелә. 

16 ноябрьдә Айбаш авыл китапханәсендә шул уңайдан «Китап аша тынычлык  һәм татулыкка» дип исемләнгән әңгәмә уздырылды. Чарада балалар толерантлык,   кызгану, шәфкатьлелек,   игелек төшенчәләре белән таныштылар. Кешеләрнең барысы да төрле, һәр кешенең үз үзенчәлекләре бар, һәр кешенең эчке дөньясы турында әйтеп тә торасы юк. Дуслык, хөрмәт, толерантлык нәрсә ул, балаларның нинди игелекле эшләр һәм гамәлләр эшли алуы турында уйландык. Китапханәче яшь китап укучыларга китаплар  тәкъдим итте, анда авторлар укучыны рухи - әхлакый тәрбиягә, китап геройларына теләктәшлек күрсәтергә, көндәлек эшләрдә кирәкле ярдәм күрсәтергә һәм үзен шәхес буларак аңларга чакыра. А.Лихановның «Обман», С. Аксаковның «Аленький цветок», Маршакның «Всемирный хоровод», А. Бартоның «Стихи для детей», В. Сутеевның «Сказки в картинках» әсәрләреннән өзекләр укып конфликтлы ситуацияләрне чишеп, алардан чыгу юлларын эзләдек. Фразалардан мәкальләр төзеп «Халык зирәклеге» биремен үтәделәр. Чара ахырында «Дорогою добра» җырын тыңладылар.