Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«И.С. Тургенев дөньясында»

  

2023 елның 9 ноябрендә Иван Сергей улы Тургеневның (1818-1883) тууына 205 ел тулды. Ул рус җәмгыятенең рухи үсешендә зур роль уйнаган, Ватан һәм дөнья мәдәниятен баеткан Бөек язучылардан санала. И.С. Тургеневның юбилеена Айбаш авыл китапханәсендә «И.С. Тургенев дөньясында» дип аталган күргәзмә оештырылды. Күргәзмәнең төп бүлекләре  китап укучыларга Иван Сергеевич Тургеневның иҗади мирасы,  аның тормышы һәм эшчәнлеге турында әдәбият белән танышу мөмкинлеге бирде.

«Мин тормышымны Россиягә багышладым» презентациясеннән укучылар язучының биографиясендәге иң кызыклы  һәм бөтенләй көтелмәгән фактларны белделәр. «Тургенев дөньясында» викторинасы укучыларның  Тургенев иҗатын ничек  белүләрен ачыкларга ярдәм итте.