Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

"Без пионерлар.Кемнәр алар пионерлар?"

19 май – Пионерия туган көн. В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы 1922 елның 19 маенда төзелгән.
Узган гасырның 80нче елларына кадәр туучыларга кызыл галстук һәм пионер значогы тагып, быргы тавышына сборларга җыелып, җәмгыять эшләрендә актив катнашып, өлкәннәргә ярдәмләшеп, кечеләрне шефлыкка алып, учак янында хәрби-патриотик җырлар җырлап, бик кызыклы чорда яшәргә туры килде. Әлеге оешма Туган илне яратырга, ѳлкәннәрне хѳрмәт итәргә, дус һәм бердәм булырга, хезмәткә ѳйрәтте. Пионерлар сафына керү өчен укуда тырыш, төрле чараларда актив булырга кирәк иде.

Пионер оешмасының
Туган көне дә җитте,
Советлар иле чорында
Балалар бәйрәм итте.

Пионер булган балалар
Тырышып укыдылар,
Укуда да, хезмәттә дә,
Гел алдынгы булдылар.

Тантаналы вәгъдәсен дә
Күмәкләп сөйләделәр,
“Без һәрвакыт әзер!” – диеп,
Салют бирделәр алар.

Быргы, барабан тавышы,
Күңелләрне күтәрде,
Балаларны сокландырып,
Байраклар җилфердәде.

Быргы, барабан тавышы
Чыңлый сыман колакта,
Кызыл галстук муенда
Җилферди күк һаман да!

Хәтердә саклана әле
Шундый күңелле булып,
Пионер көне җиткәндә,
Күңелләр куя тулып.
Фәймә Зайнуллина