Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

18 май- Халыкара музейлар көне .

1977 елдан башлап 18 май Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә.

Музей ул үзе бер дөнья, анда халкыбызның үткән тормышын, мәдәнияте һәм сәнгате үсешен, фәнни һәм техник үзгәрешләрне, гомумән тарихны барларга мөмкин.

Музейлар барлыкка килгәндә максат итеп тарихыбызга бәйле мирасны саклау һәм халыкка күрсәтү куелган булса, бүгенге көндә дә шушы юнәлеш үзгәрми, бары тик эш формалары, методлары гына замана таләпләренә яраклаштырылып үзгәртелә.

18 май музейлар көне.
Хәтирә сандыгы – музей,
Халык, милләт хәтере,
Вакыт машинасы кебек,
Күрсәтә бар үткәнне.

Мәдәни мирасыбызны
Ярдәм итә сакларга,
Искитмәле экспонатлар
Үткәнгә алып кайта.

Туган илгә, туган телгә
Мәхәббәт тәрбияли,
Әби-бабаларыбызны
Онытмаска ул өнди.

Танышыгыз тарих белән,
Барыгыз музейларга,
Күрсәтегез бар булганны,
Сөйләгез балаларга.
Фәймә Зайнуллина