Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

"Без аларны онытмыйбыз" дигән митинг булды

Җиңүнең 79 еллыгына багышлап "Без аларны онытмыйбыз" дигән митинг булды. Тантанада башлангыч мәктәбе укытучылары, укучылары, балалар бакчасы балалары, мәдәният хезмәткәрләре, авылыбыз халкы катнашты. Бәйрәм барышында илебезнең тынычлыгы өчен үз көчләрен һәм гомерләрен аямаган ветераннарыбызны искә алдык, авыл җирлеге башлыгы Ильнур Хайбуллин бәйрәм белән котлады. Мәктәп укучылары, үзләренең ялкынлы чыгышларын бүләк иттеләр, мәдәният өлкәсендәге кызлар театраль тамаша күрсәттеләр, авылыбызның "Ак калфак" кызлары, һәрвакыттагыча, иң югары ноктада булдылар. Икенче ел рәттән Үлемсез полк оештырдык, ул да күңелләргә ята торган чара булып тора. Традицион рәвештә, сугыш ветераннарын хөрмәтләп, һәйкәлгә веноклар, чәчәкләр куйдык. Бөек Ватан сугышында катнашканнарны бер минут тынлык белән искә алынды. Китапханәче Гузель Газимзянова бик бай эчтәлекле стенд һәм китап күргәзмәсе төзегән иде. Авылдашларны, килгән кунакларны шундый матур чараларда һәрдаим актив катнашырга чакырдык.