Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

"Туган телем Тукай теле"

Тематикасы ил күләмендә киң колач алган тема "Туган телем Тукай теле". Билгеле инде, шигърият кичәсе татар халкының сөекле улы Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан оештырылды. Кичәне мәдәният йорты директоры Гөлгенә Шәяхмәтова бик зур истәлекләргә бай булган сценарий буенча алып барды. Кичәдә махсус кунак та бар иде: ул педагогия фәннәре докторы, профессор, Казан шәһәре (Идел буе) федераль университетының педагогика һәм заманча мәгариф технологияләре тарихы лабораториясе мөдире, шулай ук күрше Өмбе авылы мөхтәсибәте имам - хатыйбы Рөстәм Маликов. Аның чыгышы беркемне дә битараф калдырмады, ул Тукай иҗаты буенча үзенең фәнни хезмәтләре турында сөйләде һәм шигъри бәйгедә катнашучыларга үз бәясен дә биреп китте. Зал бик матур итеп бизәлгән иде, Гөлгенә ханымның барлык фантазиясен җигеп, чын күңелдән әзерләгәне , аның кулы тигән икәне күренеп тора. Китапханәче шулай ук бик күп мәгълүмат тупланган китап күргәзмәсе ясаган. Аларның кулдан ясалган рәсемнәре, эшләнмәләре күзнең явын алырлык иде. Бәйгедә авылыбызның иң гүзәл затлары көч сынашты. Кичә бик оешкан төстә һәм үтә дә истәлекле булды. Барлык катнашучыларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.