Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

"Рәхим ит, Нәүрүз!"

Безнең авылның мәдәният йорты белән китапханә хезмәткәрләре иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе "Рәхим ит, Нәүрүз!" дип исемләнгән бәйрәм уздырдылар. Алар Нәүрүзнең нинди бәйрәм булуына анализ ясадылар һәм без менә нәрсәләр белдек:
"Нәүрүз – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Бу көнне авыл хуҗалыгы белән көн күрүче халыкларның Яңа елы башлана. Фарсы теленнән ул “яңа көн” дип тәрҗемә ителә. Нәүрүз алдыннан гөнаһлар кичерелгән, гафу сораганнар, дошманнар белән дуслашканнар, бурычларны кичергәннәр. Якты рухлар чиста күңелле, чиста йортлы кешеләргә килә дип, әйләнә-тирәне чистартканнар. Кара эчле кешеләргә андый рухлар килми дип ышанганнар. Исламга кадәрге чорда Нәүрүз алдыннан бер атна вакыт әрвахларга багышланган. Бу атнада аларны искә төшергәннәр, аларның рухларыннан киләсе елга ярдәм сораганнар. Шулай ук чистарыну йолаларын башкарганнар. Бу көнне чиста киемнәр кигәннәр, Нәүрүз алды чәршәмбесендә урамда учак ягып, аның аша җидешәр тапкыр сикерергә кирәк булган".

Без дә шул халыкларның йолаларын дәвам итү максаты белән бик күңелле итеп төрле уеннар оештырдык, җырладык - биедек, казан асып ботка пешердек. Шулай ук бик тәмле итеп коймак белән кайнар чәй эчтек. Бу авыл халкы һәм балалар белән күңелле атмосферада очрашу өчен менә дигән мөмкинлек булды.