Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

«Бәллүр каләм эзе буйлап!»

21 март - Бөтендөнья шигърият (поэзия) көне✍🏻 .Күңелләрендә шигъри илһам йөртүчеләрне котлыйбыз!

Шигърият– сүзләрнең гади сөйләмгә хас булмаган рәвештә ритмы, яңгырашы буенча билгеле бер тәртипкә китерелгән хәле ул. Сүзләрне шундый хәлгә китерүгә нигезләнгән нәфис әдәбиятның бер тармагы булып тора. Шигърият үз эченә лирика һәм лиро-эпик әдәби төрләрне берләштерә.
Башлангыч дәвердә шигъри сөйләмгә нигезләнгән әсәрләрнең барысын да кертәләр. Аерым әдәби төр буларак проза бары тик XVIII-XIX гасырлар чикләрендә генә аерылып чыга.

Шушы көн уңаеннан авылыбыз китапханә мөдире Гузель Газимзянова үзебезнең җирлектә иҗат итүчеләр белән «Бәллүр каләм эзе буйлап!» акциясенә ияреп "Авылдашларның алтын каләмнәре туктамый сырласын” дип исемләнгән онлайн - очрашу оештырды. Анда әдәбият дөньясына баш - аягы белән чумган 4 каләм тибрәтүче катнашты. Һәрберсенең иҗаты искиткеч матур һәм бай эчтәлекле дип табылды һәм алар сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Уңышлар телибез сезгә, хөрмәтле катнашучыларыбыз. Иҗат чишмәләрегез саекмасын, яңадан - яңа хезмәтләрегезне көтеп калабыз.

Ак калфагым – күңел хәзинәм.

Ак калфак һәм чиккән читек Милли зәвык тарата. Зур ихтирам тәрбияли Татар милләтенә карата.

Әллә кайдан балкып тора Ак калфаклы туташ-ханымнар. Милли бизәкле камзуллар, Каюлы читекле адымнар!

Милләтебез горурлыгы булып Саналалар алар электән. Хәләл кием булып күренәләр Караганда дини күзлектән.

Тарих өлгесе- калфакны Каралтмыйча саклыйк без! Милләттәшләр, горур булып Алгы сафтан атлыйк без!

Ак калфагым энҗе-мәрҗән Гүзәллекнең йөзек кашы! Ул бит милләт диңгезенең Тәрбияви чишмә башы.

Ак калфагым, энҗеле һәм Сәйләнле булсаң иде! Киләчәктә дә милләтнең Өлгесе булсаң иде!
Гөлгенә Шаяхметова


Кечкенә булу читен.

Әниемнең улы мин,
Абыемның энесе.
Төпчек малай булсам да
Иркәләмиләр үзе.
Тор, зур дип уяталар
Кирәксә эш эшләргә.
Шыпырт, кечкенә, диләр
Кысылсам сөйләшкәндә.
Тугызда яткыралар,
Йокламыйм иртә кичтән.
Әллә дөрес уйлыйлармы
Торуы читен иртән.

Онытмабыз, бөек Тукай сине!

Заманалар белән бергә һәрчак
Безнең җырлыр дөрләп яналган.
“Туган авыл” җырын тыңлаганда
Мин Тукайны уйлыйм яңадан.
Бай телемнең кирәк сүзен
Энҗе-сәйлән итеп тезгән.
“Шүрәле”се моңлы җырдай
Күңелләргә уелып кергән.
Урман-сахраларда шүрәлеләр
Күзалдына килеп сөйләнә.
Күңелләргә балачактан сеңгән
Шигъри юллар телдә көйләнә.
“Су анасы” әкиятең һаман
Кулдан төшми укыла.
Балаларны бары изгелеккә
Тугры юлга чакыра.
“Бишек җыры”ң көйләп һәрбер ана,
Бала күңеленә юл таба.
Һәр бәйрәмдә “Бәйрәм бүген” җырың
Синең төсең итеп җырлана.
“Пар ат”ларың җырлап үсә буын,
Шигырьләрең үрнәк бүген дә.
Тәрбия кыйбласы итеп карыйбыз без
Иҗатыңны йөртеп күңелдә.
Әсәрләрең моңлы, зарлы түгел,
Айсылу Исламова.
 Иртән торып күзем ачсам,
Кояш кергән бүлмәгә,
Кояш түгел, әни кергән,
"Кызым" диеп дәшәләр.
Кояш нуры җылы була,
Нәкъ әнинең куллары.
Рәхәт яшәү әни булгач
Һәрчак исән булсачы.

Туган якка кайту

Туган якка кайттым әле,дуслар,
Сагындыра аның кырлары.
Сагындыра кышкы салкын көндә,
Ап-ак карга чумган тугае.

Туган йортның ишекләрен ачтым,
Бала чагым төште исемә...
Без үскәндә булган матурлыкның,
Эзе дә юк сыман тоела.

Әти-әни күптән мәрхүм инде,
Салкын бушлык туган нигездә.
Каршы ала,озатып кала мине,
Тимер йозак ишек,капкада.

Туган яктан китеп барам,дуслар,
Күздә яшьләр,күңел сагышта.
Тормыш көзем якынлашкан саен,
Туган яктан китү авырла.

Әминәм

Сөбханалла,күз тимәсен,
Оныгым йөреп киткән.
Әминәм тәпи киткән,
Бер башка үсеп киткән.

Шатлыктан күзе көлә,
Бәхеттән йөзе көлә.
Чабып та була икән,
Биеп тә була икән.

Тигез канатлы булгач,
Әби-бабайлы булгач.
Йөреп тә була икән,
Көлеп тә була икән.
Гөлшат Фахреева
Авылм- Туктамышым!

Чишмәләрең челтерәп ага
Тирбәлә яшел камышың
Кая барсам сагынып кайтам
Авылым Туктамышым
Тау башыннан кояш чыга
Сибеп алтын нурларын
Мул уңышлар гөрләп үсә
Җәелеп ята кырларың
Яратам кошлар сайравын
Минем монда тумышым
Матур кошларга кушылып
Яратам Туктамышым.
Аклы ситса күлмәгемне
Чишмәгә барып чайкыйм
Туктамышым синнән башка
Бер кич тә яши алмыйм.


Татар телем – Тукай теле.

Анам теле –Тукай телен
Яңа буын үссен өйрәнеп
Татар телен ничек саклыйм диеп
Терелтергә диеп уйланып.
Яшь буынга лаек булсын дәвам
Яшен уты булып яшнәсен
Татар телем,татар динем
Татар дигән данда яшәсен
Татар телем сихри якты кебек
Шул яктыга һаман омтылам
Туган телем, гади татар телем
Әммә аңа тиң тел юк сыман
Ватаным син-туган татар телем
Йөзгән кебек зәңгәр диңгездә
Туган илем,туган телем дә син
Газиз ана да бит син безгә
Туган телем дә син татар телем
Болгар илем –газиз Тукаем
Мәчетләр дә калка- һәрбер төбәктә
Манарасы бөек,балкый ак аем.

Айсылу Зарипова .Туктамыш.