Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

1нче октябрь - Өлкәннәр көне.

1нче октябрь - Өлкәннәр көне. Бу бәйрәмнең тарихы зур түгел: 1990 елның 14 декабрендә Хөкүмәт карары белән 1 октябрь Өлкәннәр көне итеп игълан ителә. Тәүгеләрдән булып аны Европада, аннан Америкада, ә инде узган гасырның 80нче елларның ахырында гына бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар. Өлкәннәр турындагы мәкальләрне искә төшереп алыйк әле.
• Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт.
• Кешенең асылы ягымлы теленнән билгеле.
• Атаңнан олы кеше белән уйнап һәм тупас итеп сөйләшмә.
• Ата-бабаны тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган.
• Кешегә шәфкать итеп юл бир, олыга хөрмәт итеп юл бир.
• Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.
• Өлкәннәр сүзен тыңламаган зур бәлагә юлыгыр.