Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

27 сентябрь- Тәрбиячеләр көне.

Тәрбиячеләр бәйрәмен
Белми кала күрмәгез,
Балачакның сукмакларын
Берүк урап үтмәгез.

Балалар – безнең киләчәк!
Барыбыз да беләбез,
Коллетивка өйрәнергә
Бакчаларга илтәбез.

Өйдә кебек хис итәләр
Бакчаларда балалар,
Шатлыкларын бүлешергә
Иртүк киләләр алар.

Анда эшли киң күңелле
Тәрбияче апалар,
Әниләрне алыштыра
Эштә вакытта алар.

Еласалар – юаталар,
Боексалар – уйната,
Һәрберсен үзенекедәй
Ничек тә җаен таба.

Гаиләдә үсә бала,
Бакча өсти тәрбия,
Беренче сыйныфка китә
Яше тулгач, мәктәпкә.

Бала карау җиңел түгел,
Сорый ул зур батырлык,
Бездән теләк: Аллакаем
Бирсен сезгә сабырлык!
Фәймә Зайнуллина