Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

"Без пионерлар.Кемнәр алар пионерлар?"

В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы 1922 елның 19 маенда, ә районыбызда 1935 елда төзелгән.. Колхозлашу, Бөек Ватан сугышы еллары, авыр сынау, көрәш, Бөек Җиңү... бу чорда районыбызның яшь ленинчылары өлкәннәр белән беррәттән иген иккән, станок артларына баскан. Бөек Җиңүне якынайту һәм сугыштан соң илебезне аякка бастыру өчен үзләреннән өлеш керткәннәр.
Пионерия көне мәктәп балалары өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә бәйрәм булган, бердәмлек һәм дуслык хисләрен ныгыткан.