Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

Бөек язучыбыз Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан "Кәҗә белән Сарык бездә кунакта" дигән театраль тамаша

Ташлы Кавал мәдәният йортында Бөек язучыбыз Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан "Кәҗә белән Сарык бездә кунакта" дигән театраль тамаша булды. Китапханәче Газимзянова Гүзәл "Тукай иҗаты" дигән китап күргәзмәсе, ә сәнгать җитәкчесе Зарипова Ләйлә "Тукай әкияте геройлары" дигән иллюстрацияләр белән стенд төзеде. Мәдәният хезмәткәрләре,китапхәнәче башлангыч мәктәп укучылары белән "Кәҗә белән Сарык" әкиятен сәхнәләштерделәр. Әкият барлык балаларгада бик охшады, алар  тагын шундый эчтәлекле әкиятләрне куберәк  куюуыбызны сорадылар .