Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

"Кошлар канатлы дусларыбыз"

1 апрель – Халыкара кошлар көне

Галимнәр фикеренчә, беренче кошлар, моннан 180 миллион еллар чамасы элек, динозаврлардан килеп чыкканнар.

Кошлар көненең ничек барлыкка килү тарихы да бик кызыклы. Иң беренчеләрдән булып аны АКШта 1894 елда билгеләп үткәннәр. Тиздән бәйрәм барлык штатларда үткәрелә башлый, аннары Европага килеп җитә.

1906 елдан башлап дөньякүләм Халыкара кошлар көне үткәрелә башлый, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, 1927 елның 1 апреленнән безнең илдә дә кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.

Әлеге көнне кешелек дөньясының табигать белән берләшүе дисәк тә, ялгыш булмас. Бәйрәм генә түгел, ә канатлы дусларыбызга ярдәм итү көне ул. Яз килүен хәбәр итүче күчмә кошлар – март азагы, апрель башында туган якларына әйләнеп кайталар. Бу көнне олылар да, балалар да кошларга мөмкин кадәр ярдәм итәләр: су кошларының яшәү урыннарын төзекләндерәләр, сыерчык оялары эләләр, аларга азык салалар.

Кошлар – санитарлар

Россиянең  иксез-чиксез киңлекләрендә  700ләп  төр  кош  яши. Кошларның  иң  күбе Көньяк Америкада яши, ә  кечкенә  генә  ил  саналган  Эквадорда  1700   төр  кош  бар.

Кошларның кеше өчен әhәмияте бик зур. Мәсәлән, корткыч-бөҗәк ашаучы барлык кошлар да файдалы. Шуның белән күп үсемлекләрне саклап калалар. Ә ерткыч кошлар санитарлар ролен башкарып, табигатькә зур ярдәм күрсәтәләр.

Орнитологлар (кошларны өйрәнүче галимнәр) кисәтүенчә, әгәр кош-кортлар юкка чыкса, экологик һәлакәтнең нәтиҗәләре кеше өчен көтелмәгән булырга мөмкин. Алар фикеренчә, әлеге күренеш биологик төрлелеккә әйтеп бетергесез зыян китерәчәк.

Кошларның якынча 10 мең төре арасыннан Кызыл китапка 1200 дән артыгы яки планетабызның һәр сигезенче төре кертелгән. Безнең якларда яшәүче кошлардан тукран, куликлар, аккош, ак челән, торналар да шушы исемлектә.