Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

Нәүрүз бәйрәме.

Нәүрүз бәйрәме.

Максат: Балаларны халкыбызның онытылып бара торган бәйрәме – Нәүрүз бәйрәме белән таныштыру. Халкыбызның милли йолаларына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү.

 Җылы нурларын көннән – көн матуррак чәчкән кояшлы, зәп-зәңгәр күк йөзе белән күңелләребезне күтәргән яз килде.  Март ае – яз башы, бик матур ай.  Бу ай озак заманнар  буе Яңа елның беренче ае булып йөргән. Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре су булып акканда, безнең бабаларыбыз, әбиләребез язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар. Бу көнне үзләренең матур теләкләрен  Нәүрүзбикәгә әйтеп калдырырга тырышканнар.

Нәүрүз бәйрәме – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.

Бүген бәйрәм. Бүген Нәүрүз. Нәүрүз шатлык, бәхет алып килә. Нәүрүз – яз бәйрәме.