Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

“И хатын-кыз, Сүнәр иде тормыш, Син булмасаң әгәр дөньяда”,

Яшәешебезнең бизәге булган хатын-кызларыбыз- асыл затларыбыз күңеленнән сирпелгән җылылык ак карларны эретә, сихри дөньяга сафлык, наз, илаһилык, ямь өсти.
Татар хатын-кызы элек-электән гаиләне бербөтен итүче, ирне дә, балаларны да багучы, киләчәк буын кешесе тәрбияләүче тыйнаклык, сабырлык һәйкәле, иман көзгесе булган. Шәригать кануннары буенча да ул тормыш тоткасы. Кайчандыр кимсетүле караш ташлап, аны түбәнсетсәләр дә, аның хакында һәрчак:
“И хатын-кыз,
Сүнәр иде тормыш,
Син булмасаң әгәр дөньяда”, – дип мәңгелек дан җырлыйлар. Хатын-кыздан башка гаиләне күз алдына да китереп булмый.
1990 елда Бөтеньдөнья татар хатын - кызлары иҗтимагый оешмасы ТР Бөтендөнья татар хатын-кызлары "Ак калфак" булдырыла. Аңа зәвыклы яңгырашлы "Ак калфак" дигән исем дә бирәләр.
Бу оешма Татарстанда 1992 елда киң колач ала. Ул хатын - кызларның, балаларның һәм гаиләләрнең тормыш шартларын яхшыртуда дәүләт сәясәтен билгеләү, ана һәм бала хокукларын яклау, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү, татар гаиләсен саклау аша татар милләтен үстерү, гореф - гадәтләрне, телне саклап калу, икъдисади һәм сәяси процессларда хатын - кызның ролен үстерү максатыннан оештырыла. Аның җитәкчесе Кадрия ханым сафларыбызны күбәйтү, җанлы эш алып бару өчен оешманы җәелдерү өстендә бик зур эш алып бара.
Бөтендөнья "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасының географиясе киң, аның бүлекләре Татарстанда, бүтән төбәкләрдә, хәтта чит илләрдә дә эшләп килә.
Билгеле инде, безнең районыбыз да читтә калмый: 2014 елда Ак калфак — Биектау бездә дә оеша. Җитәкчебез Гөлсинә Шафиковна алдынгы карашлы, туры сүзле, тәвәккәл, уңган - булган ханым. Оешма составындагы ханым - туташлар да һәрьяктан килгән райондашларыбыз.
Райондагы бу оешма менә шушындый үзе гүзәл, үзе кыю, үзе уңган, үзе тәвәккәл булган затларыбызны берләштерү нисбәтеннән чыгып оештырыла.
Һәр оешманың да башлангычы була. Ничек инде шундый зур күләмле оешманың өстәмә тармаклары булмый. Океаннар да диңгезләрдән, елга - инешләрдән, буалардан, чишмәләрдән башлана бит.Бердәмле эш таркалмас, диләр бит. Шул нисбәттән чыгып, Ташлы Кавал мәдәният йорты директоры Гөлгенә Шәяхмәтова авылларда да "Ак калфак" оешмасын булдыру турында уйланып йөри. Һәм, бу уен ул Ташлы Кавал авыл җирлегендә оештырып та куя. Берсеннән - берсе күркәм ханымнар бу оешмага керергә теләк белдерәләр. Гөлгенә ханым бу оешманың туган көнен Халыкара хатын - кызлар көне итеп сайлый. Составында 10 гүзәл зат булган "Ак калфак" авыл хатын - кызлары үзенең беренче бәйрәмен Ташлы Кавал мәдәният йортында оештыра. Ул "Күңел эретерлек көйләр бар" исеме астындагы музыкаль кичә булды. Алар оешманың рәисен, аның ярдәмчесен, шулай ук быелгысы яртыеллыкка эш планын да билгеләп киттеләр. Оешманың җитәкчесе Гөлгенә Тәлгатовна һәр хатын - кызга үзе тегеп, үзе чиккән калфаклар бүләк итте. Кичәдә исеменә туры килердәй җырлар җырланды, уеннар уйналды, биюләр дә киң колач алды. Билгеле инде, кичә чәй табыны белән тәмамлана. Хатын - кыз булган җирдә ризыклардан сыгылып торган табын буласы көн кебек ачык бит. Авылыбызның уңган - булган ханымнары үзләре белән бик тәмле милли ризыклар, тортлар пешереп алып килгәннәр иде.
"Ак калфак" оешмасы озын гомерле булып, составлары тагын да ишәеп, иҗат итеп яшәсә иде дигән теләктә калабыз.