"Туган телем татар теле"
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. ... Барыгызны да халыкара туган тел көне белән котлыйм. Татар халык мәкале: “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди.
Туган телем.
Татар теле – туган телем,
Тәүге сүз әйткән телем.
Әтием һәм әнием, дип,
Ачылган минем телем.
Дусларым, туганнарны мин
Үз телемдә сәламлим.
Телем белән горурланып,
“Туган тел” җырын көйлим.
Иң матур тел – татар теле,
Үз телем, туган телем.
Бөек Тукай теле булып
Яшә син, татар телем!
Туган телем.
Татар теле – туган телем,
Тәүге сүз әйткән телем.
Әтием һәм әнием, дип,
Ачылган минем телем.
Дусларым, туганнарны мин
Үз телемдә сәламлим.
Телем белән горурланып,
“Туган тел” җырын көйлим.
Иң матур тел – татар теле,
Үз телем, туган телем.
Бөек Тукай теле булып
Яшә син, татар телем!