Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Тукай эзләре буйлап"

26нчы апрель көнне Суыксу төп белем бирү мәктәбендә тәрбия сәгатендә “Тукай эзләре буйлап” дигән бәйрәм кичәсе үткәрдек. Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Су әбисе ник елый?” дигән әкият-тамаша күрсәттек. Тамашада Г.Тукайның әкият геройлары Шүрәле, Су әбисе, Кәҗә һәм Сарык катнашты. Бу чара Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтү, аның күпкырлы иҗатына мәхәббәт тәрбияләү һәм экологик тәрбия дә булып торды. Әкиятнең соңында балалар Тукаебызның шигырьләрен укыдылар. Кичәбезне “Туган тел” җыры белән тәмамладык.