Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

“Әфганыстан- йөрәк ярасы”

12нче февраль көнне мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Суыксу төп белем бирү мәктәбендә, тәрбия сәгатендә, укучы балаларга “Әфганыстан-йөрәк ярасы” дигән презентация һәм видеоролик күрсәттек. Шулай ук “Йөрәк ярасы төзәлми икән” дигән мәгълүмат сәгате уздырдык.Әлеге вакыйгалардан соң 30 ел вакыт узды. Әмма шул сугышның үзәгендә булган, үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәгән солдатлар аның бер генә көнен, бер генә мизгелен дә онытмый.