Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Халкыбызның күркәм гадәтләре"

Китап укучыларны татар халкының бай гореф-гадәтләре, йолалары һәм уеннары белән тирәнтен таныштыру максатыннан, Суыксу авыл китапханәсендә «Халкыбызның күркәм гадәтләре»  дип исемләнгән әңгәмә уздырылды. “Йөзек салыш”, “без-без, без идек” уеннарын бергәләп уйнадык. Өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү, татар халкының милли ризыклары, халкыбызның күркәм гадәтләренең берсе булган кунакчыллык турында да сөйләп үттек. Кунакчыллык сыйфаты ул барыннан да элек, кешенең киң күңеллелеге, юмартлыгы турында да сөйли.