Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Табигатьне саклыйк!"

 14 нче июнь  көнне,  Суыксу авыл китапханәсендә  әйләнә тирәне саклау көне уңаеннан «Табигатьне бергә саклыйк» дигән әңгәмә үткәрелде.  Әңгәмә барышында китапханәче китап укчыларга  туган як табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш һәм кызыксынучанлык тәрбияләү, табигать гүзәллеген күрә белергә өйрәнү турында сөйләп үтте. Без табигатьне саклап, кадерләп, яшеллеккә һәм матур чәчәкләргә күмеп, зыян китермичә үз туган йортыбыз итеп кадерләп яшәтергә тиешбез.