Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Без Россия гражданнары"

 12 июнь-Россия көне буларак билгеләп үтелә. Илебезнең төп байлыгы – аның күпмилләтле халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк. Шушы бәйрәм уңаеннан Суыксу авыл китапханәсендә «Без – Россия гражданнары»дигән әңгәмә үткәрелде. Россия гражданины булу – ул үз Ватаныңны ярату, аның язмышы, киләчәге өчен җаваплылык тою дигәнне аңлата. Әлбәттә, ил гражданы үз ватанының тарихын белергә, гамәлдәге законнарны үтәргә, дәүләт символларына хөрмәт белән карарга тиеш.