Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Нык гаилә – көчле держава"

 15 май – Халыкара гаилә көне. Бәхет ул – тату гаилә. Гаиләдә бәхетле булган кешеләр генә үзләрен чын дәрәҗәдә бәхетле итеп тоялардыр.Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә -тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Суыксу авыл китапханәсе Гаилә көне уңаеннан «Нык гаилә- көчле держава» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Очрашу гаилә көненә багышланды, чарага  күп балалы гаиләләр чакырылды.Һәм Махсус операциядә катнашкан гаиләләргә бүләкләр тапшырылды.