Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Җәлилчеләр"

25 август шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне. Татар халкы өчен генә түгел, фашизмга каршы сугышкан һәр халык өчен дә тетрәндергеч, фаҗигале көн - җәлилчеләрнең башы өзелгән көн. 1944 елның 25 августында көн уртасында Плетцензее төрмәсендә, Империя судының карары белән, татар халкының күренекле шәхесе, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен гильотинада җазалап үтерәләр. Алар ,  иң   беренче    чиратта  безнең   халыкның  горурлыгы.  Суыксу  авылы  китапханәсендә   25  август  –Җәлилчеләрне искә алу көненә карата китап кургәзмәсе ясап куелды һәм аңа күзәтү  ясалды. Китап укучы балалар белән Муса Җәлилнең шигырьләрен кычкырып  укыдык.