Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Балалар дөньясы тылсымчысы"

Татар язучысы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре,  Ләбибә Фәез кызы Ихсанованың тууына 100 ел булу уңаеннан, 23 август көнне, Суыксу авыл китапханәсендә  «Балалар дөньясы тылсымчысы» дигән китап күргәзмәсе ясап куелды. Күргәзмәдә Л.Ихсанованың китапханә фондында булган «Наил, Фаил һәм башкалар», «Кемгә сөйлим серләремне?», «Косманавтлар урамы»  һ.б. китаплары урын алды. Шулай ук күргәзмәдәге  «Әдипләребез»  дигән китап   аша китап укучыларыбыз язучының  иҗаты һәм тормыш юлы белән таныша алдылар.