Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Мин Россиядә яшим"

Россиядә ел саен 22 август көнне Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы" Указы нигезендә гамәлгә куелган. 1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә.

Бу бәйрәм уңаеннан Суыксу авыл китапханәсендә «Мин Россиядә яшим» дигән китап күзгәзмәсе оештырылды һәм күргәзмәгә күзәтү ясалды. Чара барышында бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырып үтелде һәм флагтагы төсләрнең нәрсә аңлатулары турында сөйләнде. Шулай ук үзебез ясаган нәни флаглар өләшенде.