Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Сак булыгыз, агу!"

Россиянең үсемлекләр дөньясы бай һәм төрле, ул берничә дистә мең төр үсемлекләрдән тора. Анда агулы үсемлекләр һәм гөмбәләр аерым урын алып тора. Шул ук вакытта аларның күбесенең мондый үзлекләре турында аңлап та бетермибез, чөнки аларның тышкы кыяфәтләре еш кына алдата. Шул уңайдан Суыксу авыл китапханәсе балалар белән «Сак булыгыз, агу!» дип аталган чара уздырды. Китапханәче балаларны агулы үсемлекләр белән таныштырып, аларның  кеше тормышы өчен  нинди куркыныч тудырулары турында сөйләп үтте.