Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Тәмәкенең зарары"

 Тәмәке тарту кеше сәламәтлегенә зыян сала торган яман гадәтләрнең берсе.  8 август көнне Суыксу авыл китапханәсендә яшьүсмер балалар белән «Тәмәкенең зарары» дигән әңгәмә үткәрелде . Чара барышында тәмәкедәге агулы матдәләрнең яшь организмга аеруча нык тәэсир итүе һәм  тәмәке куллануга каршы көрәш чаралары турында  видеоролик күрсәтелде.  Әлеге чарада, очраклы кешеләр тәмәке тәкъдим иткәндә аннан баш тарту, сәламәт яшәү рәвеше алып бару,  үз-үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләү турында  да сөйләнде. Китапханәдә оештырылган китап күргәзмәсенә дә күзәтү ясалды.