Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Хакыйкатькә шагыйрь туры керә..."

Шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган мәдәният эшлеклесе , ТРның халык шагыйре, ТР ФАнең шәрәфле әгъзасы Равил Фәйзуллинның тууына 80 яшь булу уңаеннан,  4 август көнне Суыксу авыл китапханәсендә «Хакыйкатькә шагыйрь туры керә...» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелды һәм аңа күзәтү ясалды. Күргәзмәдә язучының тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган  әдәбият, шулай ук китапханә фондыннан аның әсәрләре урын алды. Китапханәче китап укучыларны язучының иҗат һәм тормыш юлы белән таныштырып үтте  һәм өйгә алып укыр өчен китапларын тәгъдим итте.