Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Әйдәгез укыйбыз"

29 нчы июль көнне,  Суыксу авыл китапханәсендә  «Табигать. Экология. Әдәбият» дигән максатчан план кысаларында  «Әйдәгез, укыйбыз» дигән  чара үткәрелде. Чара барышында китапханәче китап укчыларга  туган як табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш һәм кызыксынучанлык тәрбияләү, табигать гүзәллеген күрә белергә өйрәнү турында сөйләп үтте. Балалар белән Н.Мирхазованың «Гөлбакча», Ф.Мәрдәнованың «Гармунчы бакалар», М.Сафинаның «Болыт кызы», Н Сафинаның «Нарат нигә энәле?» китапларыннан хикәяләр, әкиятләр һәм шигырьләр укыдык.