Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Балаларның якын дусты"

Якташ язучыбыз Алмаз Марс улы Гыймадиевның 20 июльдә туган көне. Шул уңайдан Суыксу авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе ясап куелды һәм аңа күзәтү ясалды. Шулай ук китап укучы балалар   язучының  «Тә-нә-фес яки маҗаралы хәлләр»,  «Ниязның рекордлар китабы», «Телефонлы кәҗә»  дигән китапларыннан яшүсмер малайлар-кызлар тормышындагы кызыклы вакыйгаларны сүрәтләгән шаян хикәяләрен кычкырып укып, маҗаралы һәм гыйбрәтле хәлләр нигезендә уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнә, белем һәм дуслыкның теләсә кайсы авырлыкны җиңә ала торган көч икәненә  ышана алдылар.