Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Халкыбызның күркәм гадәтләре"

Китап укучыларны татар халкының бай гореф-гадәтләре, йолалары һәм уеннары белән тирәнтен таныштыру максатыннан, Суыксу авыл китапханәсендә «Халкыбызның күркәм гадәтләре»  дип исемләнгән әңгәмә узды. Чара барышында  китап укучы балаларга йон язу, аны эрләү һәм оекбаш бәйләүне күрсәтеп, аңлатып үттек. Балалар үзләре дә бу эшләрне эшләп карадылар. Шулай ук  “йөзек салыш”, “без-без, без идек” уеннарын бергәләп уйнадык. Өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү, татар халкының милли ризыклары, халкыбызның күркәм гадәтләренең берсе булган кунакчыллык турында да сөйләдек. Кунакчыллык сыйфаты ул барыннан да элек, кешенең киң күңеллелеге, юмартлыгы турында да сөйли.