Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Наркотикларга "Юк!" дибез"

26 июнь – Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Суыксу авыл китапханәсендә «Наркотикларга «Юк!» дибез» дигән исем астында китап күргәзмәсе ясап куелды. Анда профилактик эчтәлекле, наркоманиягә кагылышлы бозыкларны кисәтүче һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы басмалар, әдәби китаплар урын алды. Көн дәвамында китап укучылар күргәзмә белән таныша алдылар һәм аларга мәгълүмәти буклетлар таратылды.