Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Хәтер яктысы"

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Шул уңайдан, Суыксу авыл китапханәсе Суыксу мәдният йорты белән берлектә, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм илгә җиңү белән кайткан авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл янында әңгәмә уздырды. Китапханәче чарада катнашучыларга  сугышның халкыбызга күпме кайгы китергәне, ул елларда балалар җилкәсенә төшкән сынауларның авырлыгы турында сөйләде. Чара ахырында катнашучылар  бер минут тынлык белән ветераннар истәлеген хөрмәтләделәр һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Шулай ук хәтер шәмнәре кабыздык.