"Без - Россия гражданнары"
12 июнь-Россия көне буларак билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм уңаеннан Суыксу авыл китапханәсендә «Без – Россия гражданнары»дигән әңгәмә үткәрелде. Россия гражданины булу – ул үз Ватаныңны ярату, аның язмышы, киләчәге өчен җаваплылык тою дигәнне аңлата. Әлбәттә, ил гражданы үз ватанының тарихын белергә, гамәлдәге законнарны үтәргә , дәүләт символларына хөрмәт белән карарга тиеш.