"Чүп-чар юк!"
3 нче июнь көнне,Суыксу авыл китапханәсендә «Табигать. Экология. Әдәбият» дигән максатчан план кысаларында «Чүп-чар юк!» дигән экологик акция узды. Китап укучылар белән авылыбызның чишмә буен чүп-чардан арындырдык. Күпчелек чүп-чар әйләнә-тирә мохит өчен җитди проблемага әверелә. Табигый мохиткә кергәч, алар агулы матдәләр бүлеп чыгара башлыйлар, алар һавага, елгаларга һәм җир асты суларына эләгәләр. Авылның чиста, төзек территориясе тирә-юньдәгеләрнең күзләрен шатландыра. Әйдәгез әле, табигатькә карата бераз мәрхәмәтлерәк булыйк! Аны саклап калу өчен бар көчебезне кызганмыйк!