Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Хыянәтсез иҗат"

Язучы-прозаик Флүс Латыйфи (Флүс Фатих улы Латыйпов) 1943 елның 3 июнендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Мөслим авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Язучыга 80 яшь тулу уңаеннан, Суыксу авыл китапханәсендә «Хыянәтсез иҗат» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче китап укучыларны язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырып үтте, күргәзмәгә күзәтү ясалды.