Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Минем яраткан укытучым"

Россиядә Педагог һәм остаз елы уңаеннан, 30 май көнне Суыксу авыл китапханәсендә «Минем яраткан укытучым» дип исемләнгән чара булып узды. Китапханәдә шул темага кагылышлы китап күргәзмәсе ясап куелды. Китап укучылар укытучы һәм мәктәп тормышы турында, үзара мөнәсәбәт һәм тәрбия алымнары турындагы китапларны укып таныша алдылар. Балалар белән укытучы, мәктәп турында шигырьләр һәм мәктәп тормышы турындагы  хикәяләр укыдык.