Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Чәчәкләр-күңел көзгесе"

22 нче май көнне,  Суыксу авыл китапханәсендә  «Табигать. Экология. Әдәбият» дигән максатчан план кысаларында  «Чәчәкләр – күңел көзгесе» дигән чара узды. Чәчәкләр һәрвакыт музыкантларны, рәссамнарны, язучыларны рухландырып торган. Шагыйрьләр һәм язучылар чәчәкләр турында бик күп шигырьләр, әсәрләр һәм җырлар иҗат итәләр.  Чара барышында чәчәкләр турында шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр укыдык. Шулай ук балалар белән бергәләп гөлләрне күчереп утырттык.Чәчәкләр кешеләргә шатлык өләшә, тормышның матурлыгын тою мөмкинлеген ача.