Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Үткәннәргә сәяхәт"

18 май көнне Суыксу авыл китапханәсе  Халыкара музейлар көне уңаеннан «Үткәннәргә сәяхәт» дип исемләнгән чара уздырды. Чара барышында китап укучы балалар белән мәктәп музеена сәяхәт оештырылды. Китапханәче чарада катнашучыларны музейларның килеп чыгу тарихы белән таныштырып үтте. Шулай ук мәктәп музеенда урнашкан әйберләрнең кайда, ничек кулланылганнары турында сөйләп үтте. Соңыннан балалар үзләре сәяхәттә булган музейлар турында сөйләделәр.